Программада оешманың иҗат коллективлары һәм партнерлары катнашлыгында бәйрәм концерты, җитәкченең сезондагы эш нәтиҗәләре турында хисап чыгышы, шулай ук югары җитештерү күрсәткечләре һәм актив эшчәнлек өчен аеруча тырышып катнашучыларны бүләкләү планлаштырылган.
Тантана барышында төрле юнәлешләр буенча иң яхшы отрядлар билгеләнәчәк, ә казанышлар җыелмасы буенча иң нәтиҗәле отрядка республика Башлыгы байрагы биреләчәк.
Чараны республиканың Яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәмендә Русия студентлар отрядларының Башкортстан төбәк бүлеге оештыра.
Фото: mgazeta.com