

Чиләбе өлкәсеннән килгән Полина Захарова Ирәмәлгә менгәндә төркемнән аерылып кала да югала. Туритслар урынга кайткач, хатынның юклыгы ачыклана. Аның апасы әйтүенчә, Полинаның азыгы да, медикаментлар да булмый, ә телефоны сүнә.
Аны өч тәүлек эзләгәннәр. Бүген тапканнар. Исән килеш!
"Николаевка сукмагында яңа гына табылган. Ура! Квадроциклда алып кайтып баралар. Ул юлны ялгыша. Өч тәүлек буенча Төлектән Николаевкага кадәр 58 километр ара үтә, бу якынча 14 сәгать", — дип хәбәр иткән хатынның танышы.
Якынча мәгълүматлар буенча, турист маршруттан тайпылып адашкан. Аны оператив штабка алып килгәннәо, анда аңа медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Бу урында туңып та үләргә мөмкин, аюлар да күп ди белгечләр. Гомере өзелмәгән туристыбызның, рәхмәт яугыры !
Фото: социаль челтәрдән.