Белорет районының Инҗәр авылында фаҗигале янгын чыккан. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын Трактовая урамындагы ике фатирлы торак йортның бер бүлмәсендә чыккан.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының килгән бүлекчәләре ун квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергән. Янгын нәтиҗәсендә йорт биләмәсендә урнашкан мунча да зыян күргән.
Бүлмәләрне тикшергәндә зал бүлмәсендә һәлак булган 24 яшьлек егет табылган. Янгын чыгу сәбәпләре һәм килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана. Тикшерүне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы үткәрә, урында тикшерү-оператив төркем эшли.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә Башкортстанда 18 янгын теркәлгән, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерү өчен янгын-коткару бүлекчәләре 10 тапкыр җәлеп ителгән.
Хөрмәтле дуслар, ут белән сак булыйк!
Фото: КП-УФА