

Күнегүләр барышында сынау рәвешендә континентара баллистик ракеталар һәм канатлы ракеталар җибәрелде.
Плесецк дәүләт сынау космодромыннан Камчаткадагы «Кура» полигонына «Ярс» континентара баллистик ракетасын җибәрү башкарылды. Баренц диңгезе акваториясеннән стратегик билгеләнештәге «Брянск» атом ракета суасты корабыннан «Синева» баллистик ракетасы атылды. Шулай ук, күнегүләргә "Ту-95МС" ерак авиация самолетлары җәлеп ителде, алар канатлы ракеталар белән атты. Бу эшләр белән идарә итү Русия Федерациясе Оборона идарәсенең милли үзәгеннән гамәлгә ашырылды.
Учениеләр барышында хәрби идарә органнарының әзерлек дәрәҗәсе, гаскәрләр (көчләр) белән идарә итүне оештыру буенча оператив составның практик эш күнекмәләре тикшерелде. Билгеләнгән барлык бурычлары да үтәлде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Фото: Кремлин.ру