

Мәскәүдә укучы Башкортстан студентларына һәм аспирантларына туганнары һәм якыннары азык-төлек, кышкы кием-салым, урын-җир, кухня кирәк-яраклары тапшыра алачак. Маршрут Башкортстан шәһәрләре һәм район үзәкләре (Сибай – Темәс – Аскар – Инҗәр – Уфа – Кушнаренко – Дүртөйле – Нефтекама – Балашиха – Мытищи – Мәскәү) аша уза.
Посылканың авырлыгы 32 килограммнан артмаска, зурлыгы яклар суммасында 160 сантиметрдан зур булмаска тиеш. Тиз бозыла торган продуктларны җибәрү тыела.
Әгәр син студент яисә аспирант булсаң һәм бу тәкъдим сине кызыксындырса, теркәлү уз һәм анкета тутыр:
[leech=https://assotsiatsiya-stude-event.timepad.ru/event/3615330]https://assotsiatsiya-stude-event.timepad.ru/event/3615330[/leech]
Акция Башкортстан Башлыгы ярдәме белән республика студентлары һәм аспирантлары өчен генә үткәрелә.