

Уку йорты хокук саклау органнары системасы өчен белгечләр әзерли, шулай ук санлы һәм креатив технологияләр белән бәйле яңа юнәлешләрне актив үзләштерә. Биредә веб-дизайн, мобиль кушымталар эшләү, бизнес өчен программалы чишелешләр, компьютер уеннары булдырырга өйрәтәләр.
Билгеләп үтик, 2022 елда колледж «Профессионалитет» федераль проектында, «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектында катнашты. Аның максаты - эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә югары квалификацияле кадрлар әзерләү. Учреждениедә заманча мәгариф инфраструктурасы булдырылды, җиһазлар яңартылды һәм студентларны практик әзерләү өчен мөмкинлекләр киңәйтелде.
Шулай ук 2015 елдан башлап балалар колледж базасында «Яшь эшкуар мәктәбе»ндә шөгыльләнә. Проектның төп максаты - бизнес өчен белгечләр укыту.
– Без заман белән бергә атларга, балаларга практик күнекмәләр бирергә тырышабыз, бу аларга уңышлы эшкә урнашырга һәм үзләрен хәзерге дөньяда тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, – дип сөйләде колледж директоры Нурислам Сәлимгәрәев.
Башкортстан Башлыгы кабинетларны һәм лабораторияләрне карап чыкты, студентлар һәм укытучылар белән аралашты.
- Колледж, хокук саклау эшчәнлеге өчен төп кадрлар белән тәэмин итүче булудан тыш, креатив индустрияләр өчен дә белгечләр әзерли. Бу - бик мөһим юнәлеш, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Биредә акыллы һәм максатчан балалар укый, алар инде үзләренең киләчәк траекториясен төзи. Монда аларга «Яшь эшкуар мәктәбе» проекты ярдәм итә. Чыгарылыш укучылары бизнеста да, креатив секторда да уңышлы эшли.