Башкортстанда коточкыч һәлакәттә 19 яшьлек кыз һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәте узган төндә Бөредә Мир урамында булган. Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, төнге сәгать өчтә "ВАЗ-21124" автомобиле руле артындагы 19 яшьлек кыз руль идарәсен булдыра алмаган һәм электр тапшыру линиясе баганасына килеп бәрелгән.
Алынган җәрәхәтләрдән ул һәлакәт урынында ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлгән. Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә.
Фото: ЮХХДИ