

Ә барлыгы мессенджерда инде 45 миллион кулланучы теркәлгән һәм бу сан үсүен дәвам итә.
Әлеге кушымтаның түбәндәге төп функцияләреннән файдаланырга мөмкин:
текст һәм тавыш хәбәрләре язарга,
төркемле чатлар төзергә,
стикерлар, хис-кичерешләр, реакцияләр һәм 4 гигабайтка кадәр файллар җибәрергә,
Интернет сигналы начар булганда да шалтыратырга,
катнашучыларның саны һәм бәйләнешнең озынлыгы буенча чикләүләрсез төркемле видеошалтыратулар ясарга.
"Кызыл таң"ның да "МАХ" мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Ничек күчереп алырга һәм теркәлергә?
1. “MАХ”ны “RuStore”, “Google Play”, “AppGallery”, “App Store”да күчереп алырга була. Шулай ук, сайттан “Windows” һәм “macOS” өчен веб-версияне урнаштырырга мөмкин. Кушымтаны йөкләп алыгыз һәм “Керергә” төймәсенә басыгыз. Әйткәндәй, быел сентябрьдән Русиядә сатылачак барлык смартфоннарга мессенджер алдан ук урнаштырылачак – мондый закон күптән түгел үз көченә керде.
2. Теркәлү өчен Русия яисә Белоруссия телефон номеры кирәк булачак. Аны кертегез һәм “Дәвам итәргә” төймәсенә басыгыз. Сезгә алты санлы раслау коды киләчәк. Аны кушымтага кертегез һәм яңадан “Дәвам итәргә” төймәсенә басыгыз.
3. Башка кулланучылар күрәчәк исемне языгыз. Урыс һәм латин хәрефләре белән язарга, хәреф аралары калдырырга һәм дефислар куярга да була. Саннар, эмодзи һәм махсус символлар кулланырга ярамый. Теләгән очракта, фамилияне өстәргә мөмкин. “Дәвам итәргә” төймәсенә басыгыз.
4. Үз аватаркагызны йөкләгез, яки әзер шаблоннардан сайлап алыгыз: анда төрле стилистикаларда йөзгә якын эт-мәче һәм хәтта жираф вариантлары бар. Аватарканы һәрвакыт актуальрәккә алмаштырырга мөмкин. Бу адымны калдырып торырга һәм соңрак көйләүләрдә фото өстәргә мөмкин.
5. “Аралашуны башларга” төймәсенә басып, теркәлүне тәмамлагыз.
“МАХ”ка берьюлы берничә җайланмадан керергә мөмкин. Мәсәлән, телефоннан, йорт һәм эш компьютерыннан. Чатлар һәм шалтыратулар аларның үзара бәйләнешен синхронлаштырачак.