Бу хакта җырчы Интернет челтәрендә видео бастырды.
"Миңа эшкә килгән кешеләр барысы да юләрләнеп бетә инде ул. Егетләрне иртүк уятам, йокларга бирмим. Тормыш турында сөйләшергә чакырам. Хәзер яңа биюгә дә бергәләп өйрәнәбез.
Шулай булырга тиеш тә инде, дуслар. Мин йокламаганда ни өчен алар йокларга тиеш?" - дип шаярта җырчы.
Биюче егетләре дә җавапсыз калмаган.
"Абый, синең белән бергә нәрсә эшләргә дә ризабыз", - диләр.
Фото: Социаль челтәрләрдән.