+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 октябрь 2025, 10:14

Яшүсмерләр авариягә тарыган...

Кызганычка каршы, берсе үлгән, икенчесе авыр хәлдә.

Яшүсмерләр авариягә тарыган...Яшүсмерләр авариягә тарыган...
Яшүсмерләр авариягә тарыган...
"ВАЗ" машинасының 17 яшьлек водителе юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган. Бу хакта Башкортстан автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Авария Стәрлетамакта булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, иртәнге сәгать җидедә Стәрлетамак шәһәренә кергәндә машина йөртү таныклыгы булмаган 17 яшьлек яшүсмер, "ВАЗ-2107" белән идарә итеп, Раевский трактында каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм "УАЗ" машинасы белән бәрелешкән.

Алган җәрәхәтләрдән ул шул урында ук үлгән. Дәваханәгә "семерка"да булган 16 яшьлек пассажир һәм "УАЗ" водителе госпитализацияләнгән.

Әлеге вакытта тикшерү үткәрелә.

Фото: ЮХХДИ
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас