Пенсионерлар федераль һәм төбәк ярдәм чараларын алу өчен вакытында гариза бирергә тиеш. Бу хакта "Прайм" агентлыгына Русия Икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова сөйләгән.
Аерым алганда, федераль ташламага ия булучылар тиешле социаль хезмәтләрне акчалата алырга мөмкин. Бу җыелмага рецепт буенча дарулар сатып алу, дәвалану урынына бару өчен транспорт өчен түләү һәм шифаханә-курорт дәвалануы кергән.
Шулай ук, пенсионерлар берәр күчемсез милек объекты буенча милеккә салымнан азат ителә ала. Салым ташламаларын алу өчен агымдагы елның 1 ноябренә кадәр Федераль салым хезмәтенә объектны күрсәтеп, гариза бирергә кирәк, ди белгеч.
70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар капиталь ремонтка кертем чыгымнарын каплауга субсидия алырга мөмкин. Моның өчен башта взнос түләргә, ә аннары компенсациягә махсус документлар бирергә кирәк. Төбәкара дәрәҗәдә башка ташламалар да бар, мәсәлән, адреслы социаль ярдәм, ул шулай ук гариза буенча бирелә.
Динар Кәлимуллин фотосы.