+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 октябрь 2025, 07:01

Башкортстанга яңгырлар килә

Бу хакта республика синоптиклары белдерде.

Башкортстанга яңгырлар киләБашкортстанга яңгырлар килә
Башкортстанга яңгырлар килә
Башкортстанда алдагы өч көндә яңгыр вәгъдә иттеләр. Төнлә һава температурасы -3 градуска кадәр төшәчәк.

Бүген, 27 октябрьдә, яңгыр явуы һәм көчле җил исүе көтелә. Көндез һава температурасы +8, + 13 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 28 октябрьдә, шулай ук яңгыр һәм карлы яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы төнлә 0, +5, көнчыгыш районнарда -5, көндез +8, +13 градус булачак.

29 октябрь шулай ук яңгырлы булачак. Һава температурасы төнлә +2, +7, аязытканда -3, көндез +7,+12 градус тәшкил итәчәк.

Һава торышы начарлануы сәбәпле, водительләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.

Фото: КП-Уфа
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас