Авария бүген иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә Высоковольтная урамындагы 16нчы йорт каршында булган. ЮХХДИ мәгълүматы буенча, «Дэу Нексиа» автомобиле Шоссе урамына таба барганда агачка килеп бәрелгән.
Документларны тикшерү барышында машина руле артында Уфа коледжының балигъ булмаган студенты булуы ачыкланган. Аны авыр хәлдә дәваханәгә китергәннәр.
Хәзерге вакытта урында автоинспекторлар һәм башка хезмәтләр эшли. Авариянең сәбәпләре ачыклана.
Фото: ЮХХДИ