Статистик күзәтүләр илнең социаль-икътисади хәле турында дөрес һәм актуаль мәгълүмат алу өчен үткәрелә, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Махсус өйрәтелгән персонал-интервьюерлар халыктан сораштыру үткәрәчәк һәм җавапларны планшет яки кәгазь бланкларда теркәячәк.
Катнашучыларга конфиденциальлек һәм анонимлык гарантияләнә. Сораштыру барышында алынган мәгълүматлар массивка берләштерелә, аның нигезендә ярлылык дәрәҗәсе, реаль акчалата керемнәр, хезмәт хакы, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты һәм үтемлелеге, халыкның сәламәтлеге торышы буенча статинформация формалаштырыла.
Җаваплар нигезендә җәмгыять тормышының картинасы төзелә. Нәтиҗәләрне исәпкә алып, мөһим дәүләт карарлары кабул ителә.
Интервьюерны мошенниктан ничек аерырга?
Интервьюерлар һәрвакыт үзләре белән "Росстат"ның махсус таныклыгын йөртә, анда аның гамәлдә булу сроклары-исеме, фамилиясе, атасының исеме, вазыйфасы күрсәтелгән, җитәкченең мөһере һәм имзасы бар. Ул паспорт белән бергә күрсәтелә.
Интервьюер нинди тикшерү уздырылуы турында хәбәр итә һәм аның максатларын һәм бурычларын аңлата. Әгәр ул сезне өйдә очратмаса, почта тартмасында уведомление калдырыр һәм уңайлы вакытта аның белән элемтәгә керергә тәкъдим итәр.
Иң мөһиме: интервьюер сездән беркайчан да акча, банк реквизитлары, карталардан яки электрон почтадан парольләр сорамаячак.
Барлык сораштырулар да бушлай үткәрелә.