Бу хакта җырчы Интернет челтәрендә пост бастырган. Видеода күренгәнчә, сәхнәдә җырчы командасы белән басып торганда, алар артында ниндидер шәүлә килеп чыга.
"Бу нәрсә ул?!" - дип язып куйган видео астына Илсөя Бадретдинова.
Тамашачылар да үз фикерен язып калдырган.
"Бу кара малай, сәхнәгә чыкмый калгандыр"," Сезнең җырларга җеннәр түзә алмый, биергә чыга", "Гүзәл Аликовна да тик тормый", дип шаярталар алар.
Хәзер инде җырчының бу хәлгә ачыклык кертүен көтәбез.
Фото: Социаль челтәрләрдән.