Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе пансионатында чыккан янгын Уфада локальләштерелгән. Бу хакта Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Аныкланганча, пациентлар һәм медицина персоналын эвакуацияләү инде башкарылган. Урында янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре, ашыгыч медицина ярдәме һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Янгын 18 квадрат метр мәйданда локальләштерелгән. Беренчел мәгълүмат буенча зыян күрүчеләр юк. Утны сүндерү дәвам итә.
Урынга янгын сынау лабораториясе белгечләре һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы чыкты. Вәзгыять контрольдә.
Фото: МЧС