-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 Октября 2025, 08:05

Тямай Уфадагы мәхәббәтен күрсәтте

Кем икән ул?

Добавить в предпочтительные источники Google
Тямай Уфадагы мәхәббәтен күрсәттеТямай Уфадагы мәхәббәтен күрсәтте
Тямай Уфадагы мәхәббәтен күрсәтте
Тиздән татар эстрадасы җырчысы Фирдус Тямаевның Уфадагы концертлары башлана. Шул уңайдан җырчы "Роксана" радиосына эфирда катнашырга килгән. Биредә ул тапшырулар алып баручы Рузилә Байкова белән очрашкан һәм аны үзенең Уфадагы мәхәббәте дип атаган. Бу хакта җырчы Интернет челтәрендә пост бастырган.

"Дуслар, мин Уфада "Роксана" радиосында. Менә карагыз, минем Уфадагы мәхәббәтем килде. Рузилә Байкова ул. Миңа һәрвакыт күчтәнәчләр алып килә", - ди җырчы.

Чыннан да, Рузилә җырчы янына буш кул белән килмәгән һәм Фирдус Тямаевка бакча җимешләреннән эшләнгән ризыклар бүләк иткән.

Фото: Интернет челтәреннән.

 

Автор:Ример Насретдинов