

Уфада күптән көтелгән метро төзелергә мөмкин! Дәүләт думасы депутаты Александр Аксененко Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустинга Уфада һәм Русиянең башка эре шәһәрләрендә метрополитен төзү турындагы тәкъдим белән рәсми хат юллады.
Депутат фикеренчә, миллионлы шәһәрләрдә пассажирлар агымы һәм транспорт артык күп булу ашыгыч чаралар таләп итә.
Миллионлык чигенә җиткәннән соң метроны автомат рәвештә төзүнең совет практикасы кире кайтарылачакмы? Исегезгә төшерәбез, Уфа метросы проекты финанс кыенлыклары һәм катлаулы геологик шартлар нәтиҗәсендә совет чорында ук "туңдырылган" иде. Советлардан соң ул Казанда гына төзелде.
Фото: utv.ru