

23 октябрьдә Башкортстан һәм Татарстан чигендә Ык елгасы аша Октябрьский һәм Урыссу шәһәрләрен тоташтыручы күперне ачу тантанасы тугандаш республикалар гына түгел, тоташ Русия өчен дә гаять зур әһәмияткә ия вакыйга булып саналырга хаклы. Аның югары дәрәҗәсен әлеге чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры Алексей Песошин, Русиянең һәм республикаларның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре катнашуы анык күрсәтеп тора. Бәйрәм тантаналарына видеоэлемтә аша Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин да кушылып, яңа күпер аша юл хәрәкәтенә старт бирде.
Ничек башланды?
Республика җитәкчелегенә килгән мөрәҗәгатьләрнең берсе дә игътибарсыз калмый. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2023 елның 29 ноябрендә үткән “туры линия”сенә Рамил Шәрифуллин Ык елгасы аша күперне реконструкцияләүне тизләтүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. “Башкортстан белән Татарстанны тоташтыручы күперне Сез үзегез дә килеп карадыгыз, аның торышы белән таныштыгыз. Әлегә кадәр бу мәсьәлә хәл ителмәгән, күпер ябык. Хәзерге вакытта без елга аша трактор күпереннән чыгып йөрибез”, – дигән иде ул.
Туры эфирда Башкортстан Башлыгына килгән барлык мөрәҗәгатьләр эшкә алына, алар профильле министрлыклар, тиешле ведомстволар, район хакимиятләренә тапшырыла.
Булачак күпернең проектын төзү исә Башкортстанда киң билгеле махсус оешма – “Мостпроектсервис” ябык акционерлар җәмгыятенә тапшырыла. Яңа объектны ачу тантанасына төзелешкә бәйле предприятиеләр вәкилләре дә чакырылган иде. Шулар арасында күперне проектлаган белгечләрне күрергә насыйп булды. Венера Хөсәенова шулар арасында иң абруйлысы булып чыкты. Ул Бакалы районында туып-үскән, 1980 елда Саратов шәһәрендә политехника институтын тәмамлагач, язмышын Уфа белән бәйләгән. Озак еллар дәвамында “Мостпроектсервис” җәмгыяте җитәкчесе була, лаеклы ялга чыгып, соңрак вазыйфасыннан китсә дә, 2021 елда яңа күпернең проектын төзеп бетерергә өлгерә.
Башкортстан җитәкчелеге тырышлыгы белән ашыгыч рәвештә проектны тормышка ашыру хәстәре күрелә, атап әйткәндә, бу юнәлештә чаралар планы расланып, күпер төзелеше “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты объектлары исемлегенә кертелә. Күләмле төзелеш-яңарту эшләре исә 2024 елда башлана. Кыска гына вакыт аралыгында юл өслегенең барлык өлешләре тулысынча сүтеп алынып, алар заманча тимер-бетон конструкцияләр белән алмаштырыла. Гомумән, заманча технологияләр кулланып ремонтланган күпер, ышанычлы һәм хәвефсез булуы белән бергә, уңайлыклары белән дә аерылып тора. Аның озынлыгы – 240 метр тирәсе, киңлеге – 7 метр. Ул юл хәвефсезлегенә бәйле барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Әйтергә кирәк, күперне файдалануга тапшыру тантанасына килгән кунаклар белән бергә, бу өлкәдәге белгечләр дә яңа объектның заманча таләпләргә җавап бирүен, аеруча Ык елгасы табигате ландшафтын бизәвен билгеләде. Монысы инде төзелеш проектының отышлы һәм зур зәвык белән башкарылуы һәм күпер төзүче оешманың – “СБТ-Строй” җәмгыятенең Уфа филиалы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы нәтиҗәсе. Шунысы куанычлы: республикада сирәк һөнәр ияләре – күпер төзүчеләрнең хезмәт өлеше бәйрәмдә югары бәһаләнде. Атап әйткәндә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уннан артык хезмәткәргә республиканың Мактау грамоталарын, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Юл төзелешендә яңа мөмкинлекләр
Яңартылган күпернең моңарчы билгеләнгән вакыттан бер елга иртәрәк файдалануга тапшырылуы Башкортстан җитәкчелегенең киләчәккә зур омтылышлары белән бәйле, әлбәттә. Бу хакта Башкортстан Башлыгы күпер ачу тантанасында Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин белән видеоэлемтә барышында ачыктан-ачык белдерде. “Юллар инфраструктурасы үсешен тәэмин итүдә олы ярдәм күрсәткән өчен Русия Президенты Владимир Владимирович Путинга, илебез Хөкүмәтенә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, – диде Радий Хәбиров. – Без киләчәккә юллар төзелеше өлкәсендә зур максатлар куйдык. Татарстан чигендәге проектны тормышка ашыру белән безнең алда яңа мөмкинлекләр ачыла. Федераль дәрәҗәдәге матди ярдәм белән без Уфадан Дүртөйле юнәлешендәге автотрассаны дәвам итеп, яңа уңышларга ирешербез, дип уйлыйм, “Тормыш өчен инфраструктура” проекты бу җәһәттән иң ышанычлы алым булып тора”.
Русия икътисадын ныгыту максатында халыкара автотранспорт системасына кушылуның Башкортстан өчен гаять дәрәҗәдә отышлы булуын быелгы казанышлар да раслый. Быел җәй, мәсәлән, М-12 “Көнчыгыш” юлының Дүртөйле – Әчит участогында юл хәрәкәте ачылды.
Гомумән, Башкортстан җитәкчелегенең заманча юллар инфраструктурасы булдыру буенча тырышлыгы федераль дәрәҗәдәге белгечләр тарафыннан билгеләнүе даими күзәтелә. Мәсәлән, юл һәм транспорт мәсьәләләре буенча танылган эксперт, Русиянең Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты галиме Олег Арефьев болай дип белдерде: “Башкортстан чигендәге юл хәрәкәте объектын бер елга алдан тапшыру – төбәк властеның булдыклылыгы нәтиҗәсе. Гомумдәүләт проекты кысаларында финанслау, белүебезчә, федераль бюджеттан алып барыла, ә соңгы, өченче транш 2026 елга планлаштырылган иде. Өстенлекле шартларда финанслар алу җиңелдән түгел, әмма Башкортстан җитәкчелеге моңа иреште. Төбәк Башлыгының күпер төзелешен ныклы күзәтүдә тотып, федераль органнарның ышанычын яулавының нәтиҗәсе бу”.
Араларны якынайтып, икътисад үсешенә юл ача
Яңа күпер ачылуның һәр ике төбәктә дә көтеп алынуы аңлашыладыр. Тантаналы чара башлану белән бирегә телефоннан шалтырата башладылар: кемдер кунакка җыена, берәүләр очрашуга бара – яңа күпердән үтү мөмкинлеген белешәләр.
Октябрьский – Урыссу юлындагы күпер Башкортстанны Татарстанның икътисади яктан нык үсеш алган төбәкләре, атап әйткәндә, эшкәртүче эре предприятиеләре белән тоташтыра. Күрше республикадан да Башкортстанга омтылучылар күп. Октябрьскийның “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы җитәкчесе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Фәхретдиновның бу җәһәттән үз карашы: юлны кыскартучы күпер транспортка юл чыгымнарын киметүе белән отышлы. Русия күләмендә киң билгеле “Альтернатива” товарларына Казанда да ихтыяҗ зур, димәк, киләчәктә бәйләнешләр дә ныгыячак. Менә шул рәвешле яңа күпер ике төбәк икътисадына да хезмәт итә.
Әңгәмә барышында әлеге фикерне тантаналы чараның абруйлы кунагы, озак еллар Туймазы районы хакимияте башлыгы булып эшләгән Рим Хәмзин да хуплады. “Октябрьский күпере электән Башкортстанның көнбатышын тугандаш Татарстан белән бәйләде, ул бүген дә дуслык күпере булып кала”, – диде ул.
Октябрьский шәһәре хакимиятенең мәгълүмат сәясәте һәм социаль коммуникация бүлеге җитәкчесе Наталья РАССКАЗОВА:
– Октябрьский шәһәре халкы өчен бу күпер зур әһәмияткә ия. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “туры линия”сенә мөрәҗәгатьтән соң эшләр аеруча активлашты. Подрядчы оешма былтыр Ык елгасы аша күперне төзекләндерүгә кереште. Дәүләт контракты нигезендә эшләрне төгәлләү 2026 елга планлаштырылган иде, әмма реконструкция иртәрәк төгәлләнде. Күперне вакытыннан алда һәм сыйфатлы ремонтлаган өчен шәһәр халкы төзүчеләргә һәм республика җитәкчелегенә зур рәхмәт сүзләрен белдерә.
Фәнүр Гыйльманов.