+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 Октября 2025, 06:02

Студентлар машина төзелеше технологиясе буенча олимпиадага җыелды

Чарага илнең төрле төбәгендә яшәүче яшьләр җыелды.

Студентлар машина төзелеше технологиясе буенча олимпиадага җыелдыСтудентлар машина төзелеше технологиясе буенча олимпиадага җыелды
Студентлар машина төзелеше технологиясе буенча олимпиадага җыелды

Евразия НОЦ, Уфа Фән һәм технологияләр университеты вузара кампусы резиденты «Машина төзелеше технологиясе» дисциплинасы буенча Бөтенрусия студентлар олимпиадасын уздырды. Олимпиада илнең әйдәп баручы техник югары уку йортлары студентларын җыйды, шул исәптән Мәскәү авиация институты, Санкт-Петербург дәүләт диңгез техник университеты, Көньяк Урал дәүләт университеты һәм башкалар. Чараның актуальлеген Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев ассызыклады.

- Машина төзелеше республиканың сәнәгать җитештерүен үстерүгә зур өлеш кертә. Безнең предприятиеләр җитештерә торган продукция номенклатурасы киң һәм авиация двигательләрен, күп максатлы вертолетларны, автобус һәм электробусларны, үзбушаткычларны, бетон ташучы машиналарны, шулай ук комплектлау детальләрен һәм агрегатларны үз эченә ала.

Машина төзелеше комплексына проектларны алга таба үстерү һәм гамәлгә ашыру өчен югары квалификацияле кадрлар кирәк. Бу эшче һөнәрләргә дә, инженер-техник белгечләргә дә, конструкторларга да, технологларга да – яңа идеяләр формалаштырырга һәм катлаулы җитештерү процесслары белән идарә итәргә сәләтле кешеләргә дә кагыла, – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас