+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
1 Ноября 2025, 06:10

Юлда янә бер кешене югалттык

Коточкыч авария Бүздәк районында булган.

Юлда янә бер кешене югалттыкЮлда янә бер кешене югалттык
Юлда янә бер кешене югалттык


Башкортстанның Бүздәк районында трассада коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган. Бу мәгълүматны Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, барысы да кичә кичке алтылар тирәсендә "М-5" трассасының 1376нчы километрында булган. "JMC Vigus" Кытай машинасының 40 яшьлек водителе каршы як полосага чыккан һәм "Scania" йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина водителе алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлгән. Аның 39 яшьлек пассажиркасын җәрәхәтләр белән дәваханәгә салганнар.

Хәзерге вакытта авария урынында дәүләт автоинспекторлары һәм ашыгыч хезмәтләр вәкилләре эшли.

Фото: ЮХХДИ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас