"Роскомнадзор" "Telegram" һәм "WhatsApp" кебек чит ил мессенджерларында тавыш һәм видеошалтыратуларны чикләде ( "WhatsApp" экстремистик дип танылган һәм Русиядә тыелган "Meta" корпорациясенә карый). Мессенджерларның башка функцияләре гадәти режимда эшли.
Чикләү мошенниклыкка каршы көрәш белән бәйле. Җинаятьчеләр мессенджерлардагы шалтыратуларны алдау һәм янап куркытып алу, шулай ук кешеләрне диверсия һәм террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итү өчен файдалана. "Роскомнадзор" берничә тапкыр мессенджерлар хуҗаларыннан чаралар күрүне таләп итте, ләкин алар үтәлмәде.
Әгәр чит ил платформалары Русия кануннарын үти башласа һәм хокукка каршы гамәлләр белән көрәштә ярдәм итсә, тавыш шалтыратуларына керү мөмкинлеге тергезеләчәк. Әгәр Русия территориясендә киңкүләм мошенниклыкларда яисә терактлар әзерләүдә шик бар икән, алар хокук саклау органнары соравы буенча мәгълүмат бирергә тиеш.
Альтернатива итеп, Русия үз кулланучыларына якланган инфраструктуралы һәм мошенниклыктан сакланган аналоглар тәкъдим итә. Шундый сервисларның берсе - быел "VK" компаниясе тарафыннан эшләнгән "MAX" кушымтасы.
"MAX" хәбәрләр алмашырга, чатлар булдырырга, тавыш һәм видешалтыратулар, файллар җибәрергә, шулай ук текстлар һәм сурәтләр генерацияләргә, чат-ботлар булдырырга һәм акча күчерүләр башкарырга мөмкинлек бирә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru
Яңа "Max" мессенджерының өстенлекләре:
- аудио- һәм видеошалтыратуларның югары сыйфаты;
- үзебездә җитештерелгән;
- акча күчерүләр - чатларда, башка кушымталарны ачу кирәк түгел;
- уңайлы һәм хәвефсез аралашу;
- 4 ГБка кадәр "авыр" файлларны бушлай җибәрү мөмкинлеге;
- ИИ-ярдәмчесе бар;
- сәяхәтләрне планлаштыру сервисы;
- төркемле шалтыратулар һәм чатлар.
Фото: belokatay.ru