+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 ноябрь 2025, 10:16

Балалар чын пистолеттан атыша...

Берсенең күзенә эләккән... Коралны алар каян алган?

Балалар чын пистолеттан атыша...Балалар чын пистолеттан атыша...
Балалар чын пистолеттан атыша...

Башкортстанда куркыныч инцидент шартларын ачыклыйлар, аның нәтиҗәсендә 13 яшьлек үсмер пневматик пистолеттан атудан күзенә авыр җәрәхәт алган. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә бирелгән беренчел мәгълүматларга караганда, корал популяр онлайн-маркетплейсларның берсе аша сатып алынган.

Ведомствода полиция бу факт буенча тикшерү уздыра һәм булган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый, дип хәбәр иттеләр. Җыелган материаллар Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсенә алга таба тикшерү өчен җибәрелгән.

Бу коточкыч хәл Стәрлетамакта булган, анда үсмерләр пневматик корал белән уйнаганда аларның берсе дустының күзенә туп-туры аткан. Пуля зыян күрүченең башында калган. Билгеле булганча, үсмерне дәвалану өчен ашыгыч рәвештә Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтына китергәннәр, ул хәзер шунда ята.

Фото: КП Уфа

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас