+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 Ноября 2025, 12:25

Салым хезмәте конкурс игълан итә

Башкортстанда балалар һәм ата-аналар өчен «Минем гаиләм салымнарны вакытында түли» дигән иҗади конкурс башлана. Аны республиканың салым хезмәте Мәгарифне үстерү институты белән бергә үткәрә.

Анда барлык укучылар да катнаша ала. 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар «Минем гаиләм салымнарны вакытында түли» дигән темага рәсем ясый ала. 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге үсмерләр һәм аларның әти-әниләре «Ни өчен салым түләү мөһим» дигән зур булмаган инша язарга мөмкин.

Конкурс 2024 ел өчен салым түләү срогына туры китерелгән. Аның төп максаты - гаиләләргә салымнарның ни өчен кирәклеген һәм моның ни өчен мөһим булуын аңлату. Эшләр мәктәп дирекцияләре аша 5-21 ноябрь көннәрендә кабул ителә. Нәтиҗәләрне 24 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр ясау планлаштырыла.

Барлык тулырак мәгълүматны үз мәктәбеңдә яисә салым хезмәтенең "кайнар линия"сенә +7 (347) 215-10-70, өстәмә 55-55 номеры буенча шалтыратып белергә була.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас