Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә Магнитогорск — Ира автомобиль юлының 260нчы чакрымында 32 яшьлек водитель идарә иткән «ЛАДА Гранта» машинасы каршы як полосага чыккан һәм «Вольво» йөк машинасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә төрле җәрәхәтләр белән җиңел автомобиль водителе һәм пассажиры хастаханәгә озатылган.
Соңрак 66 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән реанимациядә үлгән.
Юлларда сак булыгыз, дуслар!
Фото: ЮХХДИ