+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 ноябрь 2025, 03:15

-13 градус көтелә

Алдагы өч көндә Башкортстанда яңгырлы һәм салкынча һава сакланачак.

-13 градус көтелә-13 градус көтелә
-13 градус көтелә
Кайбер районнарда -13 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр иттеләр "Башгидромет" синоптиклары.

Бүген бераз яңгыр явуы көтелә. Юлларда бозлавык булуы ихтимал. Көндез температура +1, +6° булачак.

Чәршәмбе, 12 ноябрьдә, урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак, кайбер районнарда шулай ук бозлавык булуы ихтимал. Төнлә -2, -7 градуска кадәр суытачак, урыны белән +3° көтелә, көндез 0, +5 градуска кадәр җылыначак.

Пәнҗешәмбе, 13 ноябрьдә, һава торышы үзгәрмәячәк. Яңгыр һәм юеш кар явачак. Төнлә температура -2, -7°, аязганда -8, -13°, көндез +1, +6° булачак.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас