

Узган җомгада башкалабыз Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында республика агросәнәгатьчеләре һөнәри бәйрәмен тантана итте. Бәйрәм түрендә — хезмәт кешеләре, ялан батырлары, терлекчелек уңганнары. Бу ел да авыл хуҗалыгы тармагы өчен җиңелдән булмады. Әмма агросәнәгать тармагының җитештерү һәм фәнни-техник куәткә, үсешкән инфраструктурага, белемле кадрларга ия булуы нәтиҗәсендә, ул төбәк икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә. Моны бәйрәм чараларында катнашкан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та ассызыклады.
Тантанадагы чыгышында Радий Хәбиров узган 9 айда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 5,3 процентка үсүен һәм, аграр тармак өчен катлаулы шартлар булуга карамастан, быел да югары уңыш — 3,8 миллион тоннадан күбрәк ашлык, 2 миллион тонна шикәр чөгендере һәм республиканың аграр тарихында беренче тапкыр 2 миллион тонна чамасы майлы культуралар җыеп алынуын билгеләде.
Ашлык җитештерүдә быел да Стәрлетамак районы аграрийлары үзләрен лидер итеп күрсәтте. Биредә ашлыкның тулай җыемы 250 мең тоннадан артты. Мәләвез, Чакмагыш, Илеш, Баймак, Авыргазы һәм Дәүләкән районнарында бу күрсәткеч 150 мең тоннадан күбрәк тәшкил итте. Башкортстан Башлыгы, шулай ук, агросәнәгать комплексы флагманнары буларак, “Таврос” компанияләре төркемен, “Урожай” һәм “СН-Агро” авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңганнарын телгә алды.
— Терлекчелектәге нәтиҗәләрне аерым билгеләргә телим. Соңгы биш елда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында сыер малы һәм кош ите җитештерү — 40, сөт 6,5 процентка артты. Дуңгыз ите һәм кош ите җитештерүдә чын мәгънәсендә сикереш ясалды. Узган биш елда республикада кош ите җитештерү — 53, дуңгыз ите күрсәткече 45 процентка үсте. Азык сәнәгате тармагы да күрсәткечләрен елдан-ел яхшырта. Бүген Башкортстан үзендә җитештерелгән төп туклану продуктлары белән үз-үзен тулысынча тәэмин итә. Агросәнәгать комплексы продукциясе экспортының соңгы биш елда ике тапкыр артуы да мөһим күрсәткеч булып тора, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстан агросәнәгатьчеләренең соңгы еллардагы казанышлары, беренче чиратта, тармакта актив инвестиция сәясәте, җитештерүдә яңа технологик шартлар булдыру, куәтләрне яңарту белән бәйле. Узган алты елда, мәсәлән, аграр тармакка салынган инвестицияләр күләме 70 миллиард сум тәшкил итте. Радий Хәбиров билгеләвенчә, быел гына да гомум суммасы 18 миллиард сумнан арткан 13 инвестиция проектын тәмамлау планлаштырыла.
— Махсус хәрби операция дәвам иткән катлаулы чорда авыл хезмәтчәннәре һәм агросәнәгать тармагы предприятиеләре тылда гына түгел, алгы сызыкта да үзләрен данлауга лаек кешеләр итеп күрсәтә — Ватаныбызны корал тотып саклыйлар, яу кырындагыларны кирәк-ярак белән тәэмин итәләр һәм яугирләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр. Хезмәтегез һәм фидакарьлегегез алдында баш иябез. Без махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирәбез. Быел авылда торак шартларын яхшырту өчен субсидия алган 25 гаиләнең 12се — махсус хәрби операциядә катнашучы гаилә. Бүген безнең барыбыздан да көчләрне һәм ресурсларны мобилизацияләү, ныклык һәм бердәмлек таләп ителә. Бары тик фидакарь хезмәт белән без җиңәчәкбез, куелган барлык бурычларны хәл итәчәкбез, — диде Башкортстан Башлыгы.
Республика җитәкчесе быел аграр тармакта яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 11 район башлыгына дипломнар тапшырды. Ә урак чорында иң югары күрсәткечләргә ирешкән 10 комбайнчы һәм механизатор Радий Хәбиров кулыннан “Лада Нива” автомобильләре ачкычлары алды.
Шул ук көнне Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында бәйрәм уңаеннан бер төркем хезмәт алдынгысын бүләкләде.
Иртәнге якта Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында да бер төркем тармак алдынгыларын бүләкләү тантанасы узды. Югары дәүләт бүләкләрен республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов тапшырды. Чарада йөздән артык тармак алдынгысының хезмәте орден-медальләр, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы һәм атказанган исемнәре белән билгеләнде.
“Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем белән бүләкләнүчеләр арасында Краснокама районы хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Салават Гыйндуллин, Нефтекама районара ветеринария станциясенең Яңа Нагай участогы җитәкчесе Риза Зарипов та бар. Фотохәбәрчебез гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган әлеге фидакарьләрне фотога төшереп алды.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарага республиканың сәнгать осталары әзерләгән концерт өстәмә ямь бирде.
Олег Төхвәтуллин.