+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 ноябрь 2025, 15:15

Көч кулланып кына төзәтеп булмый

Радий Хәбиров белән туры элемтә барышында Башкортстан Башлыгы Уфаның Красин урамындагы 19нчы йортта яшәүчеләрнең үз территорияләренә һөҗүм итүче вандаллардан ихаталарны һәм подъездларын саклау өчен иҗтимагый дружина оештырырга рөхсәт соравына җавап бирде.

Көч кулланып кына төзәтеп булмыйКөч кулланып кына төзәтеп булмый
Көч кулланып кына төзәтеп булмый

Әмма Радий Хәбиров бу хәлне көч куллану ысуллары белән генә төзәтеп булмый дигән фикердә.

Төбәк Башлыгы фикеренчә, хәзер җәмгыять төзекләндерүнең яңа дәрәҗәсенә күнегү процессында, кешеләр инде тәртипсезлек һәм җәлеп итми торган әйләнә-тирә мохит белән килешергә теләми. Шул ук вакытта вандализмның аерым очраклары була, һәм, әлбәттә, алар белән көрәшергә кирәк — закон нигезендә эшләргә һәм штраф салырга. Әмма шул ук вакытта барысын да «көч» ягына күчерергә кирәкми, өстәвенә, һәр подъезд янында кизү торучыларны куеп булмый, дип билгеләде ул.

Радий Хәбиров мисал китерде: җәмәгать урыннарында җинаятьчелек кискен кимеде, чөнки алар күзәтү камералары белән тәэмин ителгән. Шундый ук принципны ишегалларында һәм подъездларда кулланырга кирәк, дип саный республика җитәкчесе. Уфаның Красин урамындагы 19нчы йорт проблемасына килгәндә, Радий Хәбиров Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына вәзгыятьне ачыкларга һәм аңа җавап бирергә кушты.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас