+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 ноябрь 2025, 09:28

Мәктәптә өченче сыйныф укучысын яфалаганнар

Нәрсә булган?

Мәктәптә өченче сыйныф укучысын яфалаганнарМәктәптә өченче сыйныф укучысын яфалаганнар
Мәктәптә өченче сыйныф укучысын яфалаганнар
Прокуратура Уфа мәктәпләренең берсендә укучының хокукларын бозу ихтималы турындагы мәгълүмат буенча тикшерү башлады. Күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәте сөйләгәнчә, моңа Интернетта бастырылган видео сәбәп булган, анда өченче сыйныф укучысына карата буллинг булуы турында хәбәр ителә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, малай һәм аның берничә сыйныфташы арасында даими рәвештә конфликтлы хәлләр килеп чыга. Совет районы прокуратурасы булган хәлнең барлык шартларын һәм сәбәпләрен ачыкларга, шулай ук мәгариф учреждениесенең вазыйфа биләүче затларының гамәлләренә бәя бирергә ниятли.

Күзәтчелек ведомствосында ассызыклаганча, нигезләр булганда прокурор чараларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Фото: КП-Уфа
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас