+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 Ноября 2025, 17:59

"Мин хәтта аларга үз урынымны бирергә дә әзермен, тик кире кайтсыннар гына..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры линиягә янәсе Ишембайда яшәүче хатын-кыздан видеосорау килде. Шулай ук, Мәскәү шәһәреннән Башкортстанда туган студент шалтыратты һәм киләчәктә Башкортстан башлыгы булырга хыялы барлыгын белдерде.

"Мин хәтта аларга үз урынымны бирергә дә әзермен, тик кире кайтсыннар гына...""Мин хәтта аларга үз урынымны бирергә дә әзермен, тик кире кайтсыннар гына..."
"Мин хәтта аларга үз урынымны бирергә дә әзермен, тик кире кайтсыннар гына..."
"Хәерле кич! Мин нейрочелтәр, һәм минем дә соравым бар. Мин республикага ничек кирәк була алам һәм сезнең турыда фейклар генерациясенә ничек карыйсыз?"- дип сорады ул.

Төбәк җитәкчесе моның нейрочелтәр булуы әлегә күренеп тора, аны визуаль рәвештә танып була, дип җавап бирде.

Арытаба Башкортстанда туган һәм бүген Мәскәү шәһәрендә белем алучы стулент киләчәктә Башкортстан Башлыгы вазыйфасынңа эшләү хакындагы хыялын белдерде һәм берничә киңәш сорады.

Радий Хәбиров киңәшләр бирергә яратмавын белдерде, әмма иң мөһиме - күңел төшкәндә бирешмәү, диде.

Ул шулай ук билгеләп үтүенчә, эре шәһәрләрдә белем алучы студентлар - Башкортстанның потенциалы, иң мөһиме - соңыннан өйләренә эшкә кайту.

"Мин хәтта аларга үз урынымны бирергә дә әзермен, тик кире кайтсыннар гына", - дип шаяртты ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас