-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 ноябрь 2025, 10:21

Якубович "Могҗизалар кыры" тапшыруыннан китәме?

Интернетта бу хакта төрле имеш-мимешләр йөри.

Якубович "Могҗизалар кыры" тапшыруыннан китәме?
Якубович "Могҗизалар кыры" тапшыруыннан китәме?

Агымдагы елда Леонид Якубович берьюлы өч юбилейны билгели: 80 яше, "Беренче канал" эфирында 30 ел һәм популяр «Могҗизалар кыры» тамашасына 35 ел. Бу даталарга телевидение тапшырулары алып баручысы үзенчәлекле бүләк алды: тиздән аның «Усатые факты» дигән үз шоуы чыгачак, дип яза «КП» басмасы. Тик бу яңалык аның элекке тапшыруыннан китүен аңлатмый. Ул аны алып баруын дәвам итәчәк.

Яңа шоуның механикасы гади: катнашучы сыйфатында чакырылган атаклы кешеләр алып баручы тәкъдим иткән гаҗәеп фактларның дөресме икәнлеген чамаларга тиеш. Якубович сүзләренчә, проект катнашучыларга һәм тамашачыларга Интернеттан кызыклы, әмма кайчак каршылыклы мәгълүматларны ачыкларга ярдәм итү өчен булдырылган.

Фото: Интернет челтәреннән.

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас