+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 ноябрь 2025, 10:00

Андрей Назаров кампус төзелеше барышын тикшерде

Шулай ук, объектны карау кысаларында эшлекле киңәшмә узды, анда төзелеш эшләренең барышы, "юл картасы"н үтәү, төп бинаны җиһазлау, проектны гамәлгә ашыру белән бәйле башка моментлар каралды.

Андрей Назаров кампус төзелеше барышын тикшердеАндрей Назаров кампус төзелеше барышын тикшерде
Андрей Назаров кампус төзелеше барышын тикшерде

Премьер-министр Уфа вузара кампусының II чираты төзелеш мәйданчыгында булды һәм объектта эшләр барышы белән танышты. Хәзерге вакытта барлык биналар өчен бетон әзерләү һәм монолит фундамент кою эшләре башкарылган. Стеналарны һәм колонналарны ныгыту дәвам итә, "Гамма 2" манарасын ныгыту, стилобат өлешнең түбәсен, вентиляция торбаларын монтажлау бара.

- Без кампус төзелеше белән бәйле бөтен нәрсәне аерым контрольдә тотабыз, чөнки мондый проектны гамәлгә ашыру безнең төп бурычыбызга – Башкортстанны кешеләр тормышы өчен иң уңайлы төбәк итүгә җавап бирә. Кампус меңләгән студентыбызга лаеклы шартларда югары белем алырга, ә соңрак үзләрен квалификацияле белгечләр буларак тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Андрей Назаров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас