Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген республикада явым-төшем булмаячак, көндез көнбатышта бераз юеш кар һәм яңгыр көтелә. Кайбер районнарда томан, юлларда бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртач тизлектә исәчәк. Көндез температура 0, +5 градус булачак.
Җомга көнне, 14 ноябрьдә, кабат сизелерлек явым-төшемсез. Башкортстанның төньяк районнарында яңгыр көтелә. Төнлә температура 0, +5 градус, аязганда -5, көндез +4, +9 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә көнне, 15 ноябрьдә, шундый ук һава торышы сакланачак. Республиканың төньяк районнарында явым-төшемсез, башка төбәкләрдә бераз яңгыр явуы көтелә. Төнлә температура 0, +5 градус, аязганда -5, көндез +4, +9 градус булуы көтелә.
Фото: Башинформ