

Уфаның вузара кампусында «ИмпульсМедиа» форумы һәм «Ел медиачысы» I Республика студентлар премиясе узды. Башкортстан университетлары студентлары арасыннан 100 белгеч Уфа дәүләт нефть техник университетына җыелды.
- Бүген студентлар яңа идеяләр, яңа перспективалар һәм медиаөлкәдә контент булдыруга уникаль алымнар китерә. Яшьләр заманча технологияләрне һәм платформаларны актив куллана, бу индустриянең үзгәреп торучы шартларына тиз җайлашырга мөмкинлек бирә. Безнең яшь белгечләрнең хезмәтләре федераль дәрәҗәдә дә билгеләп үтелде, быел октябрьдә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе төбәккә медиабелгечләр әзерләгән өчен рәхмәт белдерде. «Ел медиачысы» премиясе ияләрен котлыйм һәм башлангычларында уңышлар телим, – диде Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров.
Фото: pravitelstvo.ru