Стәрлетамакта ике кызны исерек водитель бәрдергән. Җитди юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләрен Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, чәршәмбе, 12 ноябрь кичендә, «BMW X5» автомобиле Ленин проспектын җәяүлеләр кичүе аша үткән 18 яшьлек кызларны бәрдергән. Шуннан соң машина водителе качкан. Зыян күрүчеләрнең берсе күпсанлы җәрәхәтләр алган һәм дәваханәгә озатылган. Икенче кызга медицина ярдәмен урында күрсәткәннәр, һәм ул дәваханәдә калмаган.
Тиздән автомобильчене тоткарлаганнар. Ул 30 яшьлек урындагы кеше булып чыга. Медицина тикшерүе аның исерек булуын раслаган.
Ачыкланганча, 2025 елда ир-атны инде исерек хәлдә руль артына утырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Суд аңа ел ярымга руль артына утырырга рөхсәт итмәгән. Хәзер аны авария урынын калдырган өчен тоткарлаганнар һәм полициягә китергәннәр.
Хәзер ир-атка гаепләү белдерелгән. Якын арада аңа чик кую чарасын сайлаячаклар.
Фото: ЮХХДИ