+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 ноябрь 2025, 10:00

Кампус резиденты Малайзия белән фәнни программаларны гамәлгә ашыра

Малайзиянең Лангкави утравында Русия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм Малайзия югары белем министры Замбри Абдул Кадыйр рәислегендә икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Русия-Малайзия хөкүмәтара комиссиясенең IV утырышы уза.

Кампус резиденты Малайзия белән  фәнни программаларны гамәлгә ашыраКампус резиденты Малайзия белән  фәнни программаларны гамәлгә ашыра
Кампус резиденты Малайзия белән фәнни программаларны гамәлгә ашыра

Чарада ике илнең әйдәп баручы университетларының 50дән артык ректоры һәм эре фәнни институтлары җитәкчеләре катнаша. Русия делегациясе составында Уфа Фән һәм технологияләр университеты фәнни эшләр буенча проректоры Илдус Шәрәфуллин.

- Башкортстан белән Малайзиянең актив хезмәттәшлеге фонында безне, әлбәттә, республиканың әйдәп баручы югары уку йортының мондый әһәмиятле форумда катнашуы сөендерми кала алмый, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева. - Мәгариф һәм фән өлкәсендәге уртак проектлар, барыннан да элек, тотрыклы үсеш территорияләрен үстерүгә һәм табигый мирасны саклауга юнәлтеләчәк.

Утырыш нәтиҗәләре буенча студентларның һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрнең академик мобильлеген киңәйтүгә, фәнни тикшеренүләр уздыруга юнәлтелгән 39 килешү төзелде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас