Ул 20 мең чакрымнан артык юл үтәчәк һәм Ерак Көнчыгышның, Себернең, Уралның, Төньякның һәм илнең Европа өлешендәге 70 шәһәрендә булачак. Башкортстан Республикасында әкияти поезд ике станциядә тукталачак: Уфа һәм Стәрлетамак.
Башкортстан башкаласы Кыш бабай поездын 14 декабрьдә Куйбышев тимер юлында беренче булып каршы алачак. Программа урындагы вакыт белән 11:00дән 17:05 сәгатькә кадәр узачак. Стәрлетамак вокзалына состав 15 декабрьдә 11:00 сәгатьтә килеп җитәчәк һәм перронда урындагы вакыт белән 19:10 сәгатькә кадәр сигез сәгать торачак.
Һәр шәһәрдә теләгән һәркем илнең баш тылсымчысы белән очрашуга килә алачак. Перроннарда аниматорлар һәм артистлар катнашлыгында күңел ачу программалары узачак. Ирекле йөрү өчен: төньяк сувенирлар белән вагон-кибет, фотокупе, вагон-ресторан, буфет һәм беренче тапкыр Кар патшабикәсе вагоны ачык.
Тукталышлар вакытында, гомум күңел ачу чараларыннан тыш, билетларны алдан сатып алырга кирәк булган аерым программалар да планлаштырылган. Алар арасында Кыш бабай белән аның резиденциясендә очрашу, квестлар һәм поездда чәй эчү дә бар. Шулай ук курчак спектакленә билетларны аерым сатып алырга мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, билетлар сату иртәнге 09:00дә ачыла (Мәскәү вакыты.) чаралар уздырыла торган шәһәргә поезд килгәнче 30 көн алдан сатылачак.
Тулырак poezddedamoroza.ru, сайты аша белергә була.
Фото: Башинформ