+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 ноябрь 2025, 16:09

Сәнәгать форумында катнашучылар индустриаль паркта булды

Русия Сәнәгать форумында 30дан артык катнашучы «Алга» махсус икътисади зонасының (МИЗ) бишенче мәйданчыгында – «Уфа» индустриаль паркында булды. 2023 елда парк территориясе МИЗга керде. Экскурсиягә Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Тула, Иркутск өлкәләреннән, Татарстаннан дәүләт хакимияте органнары, эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре килде.

Сәнәгать форумында катнашучылар индустриаль паркта булдыСәнәгать форумында катнашучылар индустриаль паркта булды
Сәнәгать форумында катнашучылар индустриаль паркта булды

«БСК-Групп»ның генеральный директоры Александр Литвинюк сүзләренчә, территориянең күләме таң калдыра. Ул МИЗда гамәлдәге преференцияләрнең бизнесны һәм тулаем ил икътисадын үстерү өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

Экскурсия кысаларында катнашучыларга МИЗ резидентлыгының өстенлекләре һәм проектларны гамәлгә ашыруның барлык этапларында инвесторларга ярдәм турында сөйләделәр. Кунаклар, шулай ук, «Амкодор-Агидель» һәм «Россильбер» компанияләренең җитештерү мәйданчыклары белән танышты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас