+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 ноябрь 2025, 05:12

Учларыма сал син йөрәгеңне...

Кушнаренко районының Шәрип авылында урнашкан “Родительский дом” пансионатында ачы язмышка дучар булып та, сынмаган-сыгылмаган көчле рухлы кешеләр яши

Учларыма сал син йөрәгеңне...Учларыма сал син йөрәгеңне...
Учларыма сал син йөрәгеңне...

Аның шомырт кебек чем-кара күзләренең нурлы карашы күңел чоңгылларына үтеп керә. Ап-ак тешләрен ялтыратып көлеп җибәрсә, әйтерсең дә кояш чыга – бар дөнья яктырып китә. Коляскада хәрәкәтләнергә мәҗбүр бу яшь хатынның чибәрлегенә, рух ныклыгына сокланмый мөмкин түгел. Ә язмышы...

Юлия Мәкъсүтова 1984 елда Мәләвез шәһәрендә туган. Башкаланың 20нче мәктәбендә белем алган, соңрак тегүче һөнәрен үзләштергән. Яшьли генә кияүгә чыгып, кызы Ләйсәнгә гомер биргән.

Тормыш сынаулары гаилә таркалудан башлана. Ул кечкенә кызын алып, Мәскәүгә күченә, анда фатир арендалап, сәүдә нокталарында эшли. Башкала бәхет эзләп килүчеләрне колач җәеп каршы алмый, монда беркем дә башыңнан сыйпап тормый, билгеле. Әмма үҗәт хатын бирешми, кызын да үстерә, акчасын да эшли.
...Ул куркыныч көнне Юлия дәваханәдә уянып китә. Монда ничек килеп эләккәнен, үзенең кем булуын, исемен, гомумән, берни дә хәтерләми. Бу халәтеннән шулкадәр курка ки, шунда ук янә аңын югалта. Табиблар мөмкин булганның барысын да эшли, дәваларга тырыша, әмма ярымүлек хатынның яңадан яшәп китүенә үзләре дә ышанмый. Баксаң, ул нәрсә беләндер агуланган була. Әйткәндәй, ул чорда Мәскәү дәваханәләрендә мондый авырулар күбәеп китә. Юлия дә шундыйларның берсе була.
Хатын янә аңына килә. Палатадагылар шундый гүзәл бу башкорт кызын чын күңелдән кызгана, аңа ярдәм итәргә тотына – ашаталар, астын чистарталар... Ул биредә ярты ел дәвалана. Табиблар бик ышанып та бетмәгән могҗиза була – Юлия утыра башлый, коляскада үз йомышына йөри. Их, аяклары да тыңлашса икән! Юк, алар шул туңган халәттә кала бирә.

Ярты елдан соң авыру хатынны туган ягына, Уфага кайтарып җибәрәләр. Бераздан ул Шәриптәге пансионатка килеп эләгә. Биредә инде бер ел яши. Шушы чорда Юлия “ходунки” ярдәмендә йөри башлый, массажлар ала, дәвалана. Аякларга да акрынлап “җан керә” – инде “туңган”өлеше аяк йөзендә генә кала. Менә-менә атлап та китәрләр әле, иншәә Аллаһ!

– Баш шәфкать туташы Зилә Рәшит кызы коляскамны тартып алам, дип куркыта, йөреп китмичә чара юк, – дип көлә Юлия.
Ул биредә тәрбияләнүчеләр белән рәхәтләнеп аралаша, тренажерларда шөгыльләнә, дини китаплар укый, Интернет аша дөнья яңалыклары белән хәбәрдар, Мәскәүдә яшәүче кызы, оныгы белән даими элемтәдә тора. Аның очкынланып торган күзләрендә бетмәс-төкәнмәс тормыш дәрте күреп сокландык без һәм аңа якын киләчәктә аякка басып, янә хатын-кыз бәхете татуын теләдек. Ә ул безгә туена чыкырырга вәгъдә бирде. Чакырачак та әле!
Чираттагы бүлмәгә безне мәхәббәт тарихы алып керде. Монда яңа гына бөреләнгән сөю яши. Ул булачак кәләшнең иннексез дә алсуланып торган бит очларында, яшь кияүнең елмаерга гына торган ирен читләрендә, уенчык ак аю тоткан йөрәк шәмәхәсендә, стенадагы картинада, гомумән, бу бүлмәдә яшәүче мохиттә чагыла.

...Күрсә дә күрә икән адәмнәрнең газиз башкайлары. Анна Николаевна Уфа районының Жилино авылында 5 балалы гаиләдә туа. Әтисе Николай Иванович Бөек Ватан сугышында каты яраланып, тылга, ерак Уфага дәваланырга җибәрелә. Биредә булачак хатыны Евдокия Ивановна белән таныша. Шулай итеп, Брянск егете Башкортстанда кала, гаилә кора, гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт сала.

– Гомеремнең иң бәхетле чоры – туган авылымда яшәгән, күрше Нагаевода укыган чакларым булгандыр, – дип искә ала Анна апа. – Гаиләбез бик тату булды, кура тутырып мал, кош-корт асрадык, бакча үстердек, уртак хезмәтебез аркасында юклыкны белмәдек. Уфага килгәч кенә әллә ничек булды тормыш... Яшь чакта бик чая идем, куркуны белмәдем. Шуның аркасында хаталанулар күп булды. “Яшел елан” да үзенекен итте, сиздермичә генә килеп керде дә, буып екты.
Апабыз дүрт (!) тапкыр ирегеннән мәхрүм ителгән булып чыкты. Барлыгы 17 ел “утырган”.

– Барысына да үзем гаепле, – ди ул. – Әмма рәшәткә артында да кешеләр яши. Анда үз-үзеңне саклап калырга хезмәт ярдәм итә. Миңа тормышның иң төбенә төшеп югалмаска эш ярдәм итте. Иреккә чыккан арада ике ул да таптым әле. Берсе фаҗигале һәлак булды, икенчесе минем янга килеп йөри, аралашабыз.
Әлеге пансионатка килеп урнашканда, апабыз бик мөшкел хәлдә булган, нерв системасы какшаган, усалланган, сүгенмичә сөйләшә дә белмәгән, хәтта. Ә бүген аның пөхтә итеп җыештырылган бүлмәсендә бөтенләй башка кеше яши – Анна апаның йөрәгенә мәхәббәт кереп урнашкан һәм бөтен дөньясын нурга күмгән.
Аның Сашасы үзеннән утыз яшькә кече. Ике яшендә ятим калып, үги әни белән үскән. Моннан кырык ел элек мотоциклда авариягә тарыган. Дөресрәге, аны юлда бәрдереп киткәннәр һәм, ярдәм күрсәтмичә, үләргә калдырганнар. Үлем, чыннан да, бик якын килгән, аны якасыннан алган. Республика клиник дәваханәсенең коридорындагы “раскладушка”да ул тормыш белән хушлаша да башлаган. Әмма табиблар аны Газраилгә бирмәгән, исән калган кисәкләрдән җыеп, аның гомер юлын дәвам иттергән. Әмма аннан үз аякларында барырга гына насыйп булмаган егеткә.

– Октябрьский, Баеш, Дүртөйле интернатларында тәрбияләндем, – ди Александр, – тормышны “ноль”дан башларга туры килде. Яшьлек бит, үләсе килми, каяндыр көче дә табылган инде. Бирегә килеп эләккәч, яңа тормыш башланды. Җитәкчебез Айгөл Фәрит кызы безнең сәламәтлек, көнкүреш турында гына түгел, ә күңел бөтенлеге турында да кайгырта. Ялгызлыкта каян булсын инде ул бөтенлек?! Менә Анна белән кушылгач, тормыш җанланып китте. Утырып сөйләшергә, бергәләп чәй эчәргә, һава сулап керергә кешең булу да бик зур бәхет. Бүген без шатлыкта яшибез.

Белдегезме?! Кырык ел аягына басмаган ир шатлыкта яши! Дүрт саныбыз төгәл булып та, мыжырга гына торабыз кайчак, оят, билләһи. Бу халәттән котылырга менә шушы Юлия, Анна апа, Саша кебекләр белән аралашып, алар яшәгән йортка бер барып әйләнү дә файдага. Ә аларга ярдәм күрсәтү – гамәл көндәлегенә яхшы билге.

Айгөл ФӘЙЗУЛЛИНА,
“Родителький дом” пансионаты директоры:

– Элек Кушнаренко комплекслы үзәк базасында стационарлар бар иде, шулай ук өйдә социаль хезмәткәрләр хезмәте күрсәтелде. 2015 елда масштаблы үзгәртеп кору булды, һәм безне автоном коммерцияле булмаган оешмага күчерделәр. Стационарларны зуррак оешмаларга кушып, эреләндерү өчен алдылар. Бөтен әби-бабайларны башка пансионатка күчерделәр. Элек бу бинада ремонт юк иде. 2015 ел ахырында мин стационарны кире кайтару турында уйлый башладым. Тиздән без командам белән Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Ленара Иванова безне хуплады, Мишкә районындагы сынау проектыннан соң, безнеке икенче булды. Килешүне 2018 ел ахырында гына имзалап булды. Аннан соң без кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча микрозайм оешмасына гариза бирдек, “Безнең киләчәк” фонды белән элемтәгә кердек, үз акчаларыбызны салдык. Миңа әти-әни ярдәм итте, без барлыгы 5,2 миллион сум керттек – монда үз акчаларыбызның бер өлеше, заем акчаларының бер өлеше. Проект 10 елдан соң аклануга чыга. 2018 елда без ремонтка керештек һәм аны ярты ел эчендә эшләдек, бөтен җылыту системасын тулысынча үзгәрттек. 2019 елның 10 октябренә якташларыбызның беренче “взводын” кабул иттек. Кайберәүләр, монда кайтып, елады һәм стеналарны үпте – монда алар өчен туган йорт һәм туган җир бит. Ләкин безнең эш, кәсепкә караганда, күбрәк күңел өчен. Монда бит тере кешеләр яши. Безнең аларның тормышын бизисебез, күп нәрсәне сатып аласыбыз килә. Ярый, безгә битараф булмаган кешеләр һәм хәйриячеләр ярдәм итә. Кредит барыбер түләнәчәк. Аның каравы, хәзер авылда 18 эш урыны, 40 койка, эш өчен менә дигән база булдырылган, кешеләр дә монда эләгергә тели. Миңа бу проект белән шөгыльләнү бик ошый.
Безнең проектның асылы шунда ки, мин, хосусый инвестор йөзендә, ремонтны үз хисабыма ясыйм, өлкәннәргә 40 урынлык бинада уңайлы яшәү өчен бөтен шартларны тудырам. Шуларның 30ы – койкалар, аларны тоту өчен дәүләт субсидия бүлеп бирә. Сумма һәр кешегә якынча 14500 сум тәшкил итә һәм инфляцияне исәпкә алып үзгәрә. Калган 75 проценты һәр яшәүченең пенсиясе хисабына каплана. Тагын 10 койка-урын – коммерцияле. Дәүләт-хосусый партнерлык проектының асылы шунда. Шул ук вакытта бездә тулы түләүле нигездә яшәү мөмкинлеге бар – үзләренә мөстәкыйль хезмәт күрсәтә алган кешеләр өчен — аена 20 мең сум, яткан авырулар өчен 25 мең сум. Без стереотипларны җимерәбез – бу ата-аналарны приютка тапшыру, алардан котылу түгел. Без әби-бабайларыбызның балалары аларга лаеклы картлык тәэмин итәргә әзер булуына басым ясыйбыз. Безнең әти-әниләр яшәргә һәм картлыгын лаеклы уздырырга тиеш. Һәм җәмгыять моңа омтылырга бурычлы. Әгәр без хәзер балаларыбызга картларыбызны ничек яратуыбызны һәм хөрмәт итүебезне күрсәтмәсәк, җәмгыять деградацияләнәчәк.

Тән яраларын гына түгел, йөрәк яраларын да дәвалаучы бу йорттан без дә үзенчәлекле бер савыгу алып кайтырга чыктык. Күңел чоңгылларыннан юшкыннар юылды кебек тоелды безгә.

Резида Вәлитова.

Учларыма сал син йөрәгеңне...
Учларыма сал син йөрәгеңне...
Автор:Резида Валитова
Читайте нас