+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 ноябрь 2025, 14:04

Уфада Инновацияләргә ярдәм фонды директоры булды

Уфаның вузара студентлар кампусында Инновацияләргә ярдәм фонды генеральный директоры Андрей Жижинның төбәк вузлары вәкилләре белән эшлекле очрашуы булды. Чараны Башкортстанда Инновацияләргә ярдәм үзәге оештырды.

Уфада Инновацияләргә ярдәм фонды директоры булдыУфада Инновацияләргә ярдәм фонды директоры булды
Уфада Инновацияләргә ярдәм фонды директоры булды

Фикер алышу барышында катнашучылар студентлар һәм университет командалары өчен грант программаларының нәтиҗәлелеген арттыру юлларын, университет стартапларын коммерцияләштерү мәсьәләләрен, акселераторларның һәм индустриаль партнерларның ролен, шулай ук интеллектуаль милек белән идарә иткәндә югары уку йортлары очраша торган киртәләрне һәм фундаменталь тикшеренүләрне гамәли проектларга трансформацияләүне карады.

"Түгәрәк өстәл" йомгаклары буенча яшь галимнәргә һәм стартапларга ярдәм чараларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр формалаштырылды.

- Студентлар стартапыннан чын технологик лидер үсеп чыгарга мөмкин - моның өчен финанслау һәм инфраструктура рәвешендә ярдәм генә түгел, ә сыйфатлы экспертиза, бизнес-компетенцияләрне үстерү, көчле команда һәм базарны тирән аңлау да кирәк. Болар барысы да - кампуста тупланган бик яхшы төбәк тәҗрибәсе, - дип саный Инновацияләргә ярдәм фонды генеральный директоры Андрей Жижин.

Фото: campusufa.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас