+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 ноябрь 2025, 14:20

Яшь галим яман шеш белән көрәш ысулын өйрәнә

«Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында вузара кампус резиденты, Уфа фән һәм технологияләр университеты Русия фәненә өлеш кертергә омтылучы яшь галимнәргә ярдәм итә.

Яшь галим яман шеш белән көрәш ысулын өйрәнәЯшь галим яман шеш белән көрәш ысулын өйрәнә
Яшь галим яман шеш белән көрәш ысулын өйрәнә

Табигать һәм кеше институтының генетика һәм фундаменталь медицина кафедрасы аспиранты Дана Равчеева ачык мисал булып тора. Галим онкология авырулары нигезендә яткан генетик мутацияләрне тикшерә.

Болар когнитив геномика өлкәсендә, шул исәптән неврологик тайпылышларны да кертеп, авырулар формалашу механизмнарын комплекслы аңлау бирә.

Вузара кампуста урнашкан УУНиТ нейрокогнитив геномика лабораториясендә Дана кешенең индивидуаль когнитив сәләтләрен үстерү, аларның тормыш сыйфатына һәм уңышка йогынтысы, шулай ук җитди нерв тайпылышлары барлыкка килү механизмнары, диагностика һәм фаразлау методлары белән бәйле проблемаларны өйрәнә.
Тулырак: https://campusufa.ru/news/1579

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас