Барыннан да элек тынычлык саклагыз. Паника хәлне адекват бәяләргә комачаулый гына.
Булган хәлләрне видеога төшереп карагыз һәм кичекмәстән барысы турында да 112 номеры буенча хәбәр итегез, дронның очу вакытын, урынын һәм юнәлешен күрсәтегез.
Интернетта һөҗүмнең фото- һәм видеоматериалларын урнаштыру катгый тыелган: бу хәвефсезлек хезмәтләре эшенә зыян китерергә мөмкин.
Кичекмәстән потенциаль куркыныч зонадан — аппарат эленеп торган урыннан яки ул хәрәкәт иткән юнәлештән чыгып китегез. Аның янына якын килмәгез һәм якыннанрак карарга тырышмагыз.
Әйләнә-тирәдәгеләрне куркыныч турында кисәтегез.
Әгәр пилотсыз очкыч торак йортка һөҗүм итә икән, янгын вакытындагы кебек эшләгез.
Урамда якындагы бинада ышыкланырга тырышыгыз.
Әгәр сез транспортта булсагыз - чыгыгыз һәм хәвефсез урынга юнәлегез.
Фатирда тәрәзәләрдән ераграк торыгыз, стеналары терәк булган бүлмәдә идәнгә утырыгыз.
Бинада — лифттан файдаланмыйча гына аска төшегез, подвалда яки җир асты парковкасы дәрәҗәсендә яшеренегез, дип яза "Электрогазета".
Белгечләр ассызыклаганча, БПЛА табылса, куркыныч урыннан тиз генә чыгып китәргә һәм табыш турында 112 номерына хәбәр итәргә кирәк.
Фото: "Электрогазета"