Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсендә аңлатуларынча, 2026 елның 1 гыйнварына теләсә нинди салым бурычы булу автомат рәвештә 2025 елга транспорт салымын тулы ставка буенча яңадан исәпләүгә китерәчәк.
Белгечләр 123 ат көчендәге "KIA Rio" автомобиле мисалында исәп китерә: бурыч булмаса, хуҗасы 2 460 сум түләячәк, ә просрочка булганда сумма 4 305 сумга кадәр артачак — аерма 1 845 сум тәшкил итәчәк.
Республика Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Андрей Агапов гражданнарга бурычлар булу-булмавын салым түләүченең шәхси кабинеты, «ФЛ салымнары» мобиль кушымтасы яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тикшерергә киңәш итә.
Исегезгә төшерәбез, 2024 ел өчен милек салымнарын түләү срогы 2025 елның 1 декабрендә тәмамлана. Вакытында түләү автомобильчеләргә киләсе елда ташламалы салым салу хокукын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: башинформ