

Ул «Мега» сәүдә үзәгендә сатып алучылар өчен үз ишекләрен ачты.
Компания дөнья базарында текстильне күпләп экспортлаучыларның берсе булып тора. Наманган өлкәсе хакиме урынбасары сөйләвенчә, предприятиенең җитештерү куәте аена 360 тонна тәшкил итә, ә елына фабрика 4320 тонна әзер продукция чыгара.
Продукциянең 80 процентттан артыгы 16 илгә экспортка китә. Радий Хәбиров товар ассортименты белән танышты, аны киңәйтү мөмкинлекләре белән кызыксынды.
"Аиша Хоум"ның генеральный директоры Гөлсәм Усаева, кибеттә Үзбәкстаннан, текстильдән тыш, "Kadriya Home Россия" бренды эшләнмәләрен дә сатып алырга мөмкин, дип аңлатты.
"Әлегә үзбәк текстиленең беренче карлыгачы бу, аларның ассортименты күпкә киңрәк. Безнең якка партнерларыбыз килүе, үз кибетләрен ачуы - бик күңелле күренеш. Белоруссия кибетендә дә үсеш бик яхшы, башка шундый ук кибетләргә караганда югарырак. Кешеләрнең сатып алу мөмкинлеге бар, бездә катнаш предприятиеләрнең барысы да эшли. Алда - Яңа ел, әлеге кибетләрдә, һичшиксез, якыннарына бүләккә нәрсәдер сатып алачаклар«, - диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ".