— Мин Дүртөйле районының Яңа Кәңгеш урта мәктәбен тәмамладым, Ватан алдындагы бурычымны диңгез пехотасының танк батальонында үтәдем. Армиядән кайткач, хокук саклау органнарына эшкә кердем. Башта озак еллар ведомстводан тыш сак бүлегендә хезмәт салдым, хәзерге вакытта полициянең участок вәкилемен, — дип кыскача үзе белән таныштырды ул.
Радик Рәфыйк улы 2022 елда “Росгвардия” гаскәрләре сафында махсус хәрби операциягә бару өчен төзелгән резерв рота составына языла, әзерлек үтә. 2023 елның июнендә Ватаныбызны кулына корал алып сакларга китә.
— Туган илебез иминлеге турында сүз барганда мин үземнең читтә кала алмавымны аңладым, — ди ул. – Ватанпәрвәр булу — үз илеңне сүздә ярату гына түгел. Бу — гамәл кылуны таләп итүче сыйфат. Ике яклап та бабаларым — Бөек Ватан сугышы ветераннары. Сәхипгәрәй Галимов фронттан түш тутырып орден-медальләр белән исән-сау кайткан. Ул разведка ротасы командиры булган, немец телен бик яхшы белгән, үз куллары белән күп “тел” алып кайткан. Әнием ягыннан картәтием Хәмәдия Басимов та каһарманнарча көрәшкән, тик аңа туган якларны кабат күрергә насыйп булмаган, “Батырларча һәлак булды” дигән хәбәре генә килгән. Без бит җиңүчеләр кавеменнән, дошман алдында баш иеп торырга тиеш түгелбез!
Радик Рәфыйк улы хезмәт иткән взвод ФСБ белән берлектә бихисап хәрби бурычлар башкарган, шул исәптән хәрби техниканы, коралларны һәм башка кирәк-яракны алгы сызыкка озата барган. Ул фронтта кичергән тойгылары хакында сөйләргә яратмый, анда, ут эчендә, тыныч тормышның кадерен, намус, дуслык кебек төшенчәләрнең иң зур кыйммәт икәнен чын-чынлап аңлыйсың, ди. Радик Галимовның батыр яугир булуының бер дәлиле — “Хәрби батырлык өчен” медале белән бүләкләнүе.
Туган якларга исән-сау әйләнеп кайткач, ул яңадан полиция формасын кия һәм хокук сагына баса, “Башкортстан Геройлары” программасында катнашып, финалга чыга. Ә бу программа махсус хәрби операция ветераннарын идарә итүнең заманча нигезләренә һәм технологияләренә, алга таба республиканың дәүләт хакимияте һәм урындагы үзидарә органнарында, оешма һәм предприятиеләрендә эшләү өчен бердәм хезмәттәшлеккә өйрәтүдән гыйбарәт. Алар республиканың әйдәп баручы идарәчеләре җитәкчелегендә стажировка уза. Алар белән тәҗрибәле остазлар – хакимият органнары белгечләре, галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, танылган экспертлар һәм консультантлар эшли. Радик Рәфыйк улының остазы – Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.
Радик Галимов бер үк вакытта Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә белем ала. Ватанны саклау өчен үз-үзен аямаган ветераннарның чын ватанпәрвәрлеге һәм җаваплылыгы аларга тыныч хезмәттә дә ярдәм итәр, әлбәттә.
— Без барыбыз да Русия дигән зур дәүләтнең кечкенә өлешләре. Әгәр һәркайсыбыз үз урынында тырышып, үз бурычларын җиренә җиткереп башкарса, бер генә яман көч тә безне сындыра алмаячак, — ди Радик.
Эш урынында гына түгел, шәхси тормышында да үрнәкле ир-егет ул. Җәмәгате Гөлназ Рафаил кызы һәм уллары Әмирхан аның белән ихлас горурланалар. Бүген Радик Рәфыйк улы фронттагы яугирләребезгә гуманитар йөк җыюда актив катнаша, җиңүнең безнең якта булачагына тамчы да шикләнми.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.