

Чара мәйданчыгында төбәк Башлыгы Федераль юл агентлыгы ("Росавтодор") җитәкчесе Роман Новиков белән очрашты. Яклар Башкортстан территориясендә эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук федераль трассаларда хәвефсезлекне арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Роман Новиков республиканың идарә итү командасына «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты бурычларына ирешүләре өчен рәхмәт белдерде.
- Шунысы куанычлы, Башкортстанда федераль юлларда хәвефсезлек арта, без мондый тенденцияне хупларга әзер. Бу темага шәхси игътибарыгыз өчен рәхмәт, Радий Фәритович, - диде Роман Новиков.
Алга таба делегация транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт ("Ространснадзор") җитәкчесе – илнең баш дәүләт транспорт инспекторы Виктор Гулин белән очрашты. Очрашуда багланышлар, шул исәптән күчмә авырлык контроле пунктларының эшен көчәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Радий Хәбиров йөк машиналары белән көрәшнең өстенлекле бурычларның берсенә әверелүен ассызыклады. Башкортстанда юл челтәрен саклап калу өчен 10 автомат үлчәү контроле пункты урнаштырылды.
- Юлларны саклау һәм таләпләрне үтәмәүне нәтиҗәлерәк кисәтү өчен пассажирлар йөртү параметрларын бозуны күзәтеп тору мөһим, - дип билгеләде төбәк Башлыгы.
Виктор Гулин "Ространснадзор"ның намуссыз ташучыларны контрольдә тоту механизмнарын үстерү планнары турында сөйләде.
– Без Русия Федерациясе субъектлары белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү турында карар кабул иттек. Бу хокук бозуларны кисәтүне көчәйтергә һәм региональ хакимият органнары белән нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Виктор Гулин.
Шул ук көнне Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы ("Росморречфлот") җитәкчесе Андрей Тарасенко белән очрашу узды. Көн тәртибендә - республика елгаларында йөк һәм пассажир суднолары йөрешен үстерү.
- Агыйдел - безнең төп елгабыз. Ул Башкортстанда яшәүчеләр өчен бик әһәмиятле. Шуңа күрә аның белән булган хәлләр безне борчымый кала алмый, - диде Радий Хәбиров.
Очрашуда катнашучылар Башкортстан елгаларында суднолар йөрешен үстерү буенча уртак эш төркеме төзү турында карар кабул итте. Бу килеп туган мәсьәләләрне нәтиҗәле һәм оператив хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: glavarb.ru