+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 ноябрь 2025, 04:55

Аларда тарих чагыла

Бүздәкнең максатчан энергетигы электр исәпләү приборларын туплап, музей оештырырга ниятли

Аларда тарих чагылаАларда тарих чагыла
Аларда тарих чагыла

Бүздәк РЭСы республиканың көнбатышындагы Октябрьский электр челтәрләренә караган 8 райондагы төрдәш предприятиеләр арасында, шулай ук тоташ “Башкирэнерго” акционерлар җәмгыятендә электән алдынгы урыннар биләде. Эшчәнлекнең барлык төрләре белән бергә, бу коллективта социаль мәсьәләләрнең уңышлы тормышка ашырылуына да кагыла. Менә шуңа да, Бүздәк районы электр челтәрләренең алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелеп, республикада киң танылу алуы гаҗәп түгел.

Сүз дә юк, казанышлар турыдан-туры җитәкчеләргә бәйле. Үткән гасырның 60нчы елларында районны электрлаштыруга зур өлеш кертеп, Бүздәк РЭСының беренче җитәкчесе Мөсәлим Салихов — матур эшләре белән якты эз калдырган күренекле шәхесләрнең берсе. Төбәкнең электр тармагына чирек гасыр хезмәт салып, Башкортстанның атказанган энер­гетигы исеменә лаек булып, 1993 елда лаеклы ялгы чыкты, алай гына да түгел, җитәкчелек вазыйфасын улы Рамилгә калдырды.
Хезмәт династиясен уңышлы дәвам иткән кече Салихов ышанычны тулысынча аклады. Рамил Мөсәлим улы да Бүздәк РЭСына чирек гасырдан артык җитәкчелек итте, аңа фидакарь хезмәте өчен “Башкортстанның атказанган энергетигы” мактаулы исеме бирелде. Төбәкнең җәмәгать эшчән­легендә актив катнашты, берничә чакырылыш район Советы депутаты булды, аннары район Советы рәисе вазыйфасын башкарды, ул — Салават Юлаев ордены кавалеры да.
Аталы-уллы Салиховларны бер­ләштергән сыйфат — алар үзләре эшләгән предприятиенең тарихын җентекле өйрәнеп, коллектив турында бай материал туплады. Мөсәлим Фатыйх улының 51 ел дәвамында язган истәлекләрендә Бүздәк РЭСының тәүге еллары, матди-техник базаның тотрыклану чоры турында хатирәләр урын алган, моңа өстәп, хезмәт династияләре вәкилләре турында бай мәгълүмат китерелә. Рамил Мөсәлим улы предприятие тарихына бәйле фоторәсемнәрне, коллективка тапшырылган истәлекле бүләкләрне, шулай ук энергетикларның һөнәри эш коралларын һәм инструментларны туплап, предприятиенең бер бүлмәсендә музей оештырды. Аларның РЭСның үткәне һәм киләчәге турында бай мәгълүмат чыганагы булуын исәпкә алып, экспонатларны районның тарих-туган якны өйрәнү музеена тапшыру күздә тотыла, биредә төбәк энергетикасын яктырткан махсус бүлек булдырылачак.
Предприятие ветераннары Са­лиховларның эшен дәвам итүчеләр бүген дә бар. Бүздәк РЭСының хәзерге җитәкчесе Илдар Кодаяров хуплавы белән, мәсәлән, коллективта булдыклы хезмәткәрләрнең берсе Рузил Дәүләтшин, төп вазыйфасын үтәү белән беррәттән, район энергетикасы тарихына кагылышлы күләмле тикшеренүләргә алынган.
Хәзерге чорда вазыйфасы буенча ул — кулланылган электр энергиясе исәбен алучы махсус төркем мастеры. Берничә хезмәткәрдән торган бу кечкенә коллектив белгечләренең төп бурычы — электр исәбе приборлар­ы­ның тотрыклы һәм төгәл эшләвен ныклы күзәтү. Төп игътибар, әлбәттә, шәхси йортлар һәм фатирларда куел­ган исәпләгечләргә юнәлтелә. Андый абонентлар район буенча 11 меңнән артык булуын күздә тотсак, эш күләме шактый зур.
Рузил – Бүздәкнең энергетик Дәүләтшиннар династиясе вәкиле. Аның нәсел тамырлары районның Әмир авылыннан башлана. Әтисе Рәүф, картәтисе Риф Лотфулла улы шушы төбәктә озак еллар дәвамында электромонтер булып хезмәт салганнар. Бу үсмернең һөнәр сайлавына да хәлиткеч йогынты ясый, әлбәттә. Тәүдә Уфа ягулык-энергетика колледжында укып чыга, аннары бу өлкәдәге белемен Казан дәүләт электрлаштыру университетында камилләштерә. Рузил Дәүләтшин Бүздәк РЭСында инженер сыйфатында хезмәт юлын 2019 елда башлый, 2023 елда исә хәзерге вазыйфасына тәгаенләнә.
— Безнең гаиләдә электән элект­р­чы-энергетиклар рухы хөкем сөрүен, көндәлек тормышта да бу теманың өстенлекле урында торуын яхшы хәтерлим, — ди Рузил Рәүф улы. — Шәхсән үзем кечкенәдән электр приборлары белән кызыксындым, электр счетчигының әйләнүен сәгатьләр буена күзәтеп тора идем. Һөнәри эшчән­легемдә электр исәпләүче приборлар белән кызыксынуым тагын да артты. Шуңа да аларны коллекционер буларак җыя башладым. Моның өчен мөмкинлекләр дә туды, чөнки, техник сәбәпләргә ярашлы, куллану вакыты үткәч, счетчикны яңага алыштыру таләп ителә. Белүебезчә, соңгы чорда электр исәбен алу автоматлаштырылды, нәтиҗәдә искергән аппаратларның кирәге дә калмады. Менә шул рәвешле коллекциям дә тиз арада тулылана башлады.
Җыелган электрисәпләгечләр арасында Рузилгә иң якыны беренчесе, әлбәттә. Аны Каран авылыннан эзләп таба, шул рәвешле коллекция 1991 елда чыгарылган электр исәплә­геченнән башлана. Монда инде аның елы түгел, ә Румыниядә эшләнгән булуы мөһим. Бүздәк төбәгенә чит илдән ничек килеп чыккан соң ул? Моның тарихын тикшерә башлагач, аны йорт хуҗасының очраклы рәвештә Уфадагы кибеттән сатып алуы ачыклана.
Ә бит бу вакытта Русиядә чыгарылучы счетчиклар да бихисап, ә менә коллекционерны гадәти булмаган­нарының ныграк кызыксындыруы табигый. Хәзерге вакытта Рузил Дәүләтшин туплаган 55 электр­исәпләгечләр коллекциясе тулысынча шундыйлардан тора, дип әйтергә мөмкин. Аларның күпчелеге Бүздәк районы авылларыннан җыелган. Шул ук вакытта, чит төбәкләрдән табылганнары да бар. Экспонатлар арасында иң “карты” булып 1910 елда Германиядә чыгарыл­ганы тора. Совет чоры приборлары арасында игътибарны 1924 елда Ленинградның Кулачков исемендәге телефон-телеграф заводында җитеш­терелгәне җәлеп итә. Конструкциясе буенча ул гадәтигә тартым, әмма коллекционерны Кулачков исеме кызыксындыра. Интернетта шактый озак эзләгәч, бу шәхеснең Ленинградта киң билгеле революционер булуы ачыклана.
Коллекционер Рузил Дәүләтшин туп­лаган экспонатларның географик яктан киңлеге дә күзгә ташлана. Атап әйткәндә, ул чордагы СССРның союздаш республикалары арасында Литва, Украина заводларында чыгарыл­ганнары да күп кенә. Янә дә Чехословакия, Венгрия, Болгария, Фин­ляндиядә җитештерелгәннәре дә оч­рый. Русиягә, аннары Бүздәк төбәгенә алар төрле юллар белән килеп ирешкән. Шуны да билгеләп үтик: коллекционер болар турында да җентекле мәгълүмат туплаган, шулай итеп Рузил Дәүләтшинның тарихчы буларак та сәләте ачыла.
Коллекциядәге экспонатларның күпчелеген эшләгәндә каты кавырсын материаллар кулланылган, шул ук вакытта, корпусы тимердән генә торганнары да бар. Төсләр палитрасы да күптөрле, әмма өстенлек барыбер кара материалларга бирелгән. Тулысынча пыяладан гына эшләнгән исәп приборлары чит илләргә хас.
Сүз дә юк, максатына ирешү өчен коллекционерга Интернет челтәрендә күп эзләнергә туры килә. Әйткәндәй, бу юнәлештә эшләүче фикердәшләре белән Русия күләмендә ныклы бәйләнешләр булдырган ул, шуңа да экспонатлар исемлеге даими баеп тора. Әлбәттә, коллекцияне тулыландыруда чыгымнарга да барырга туры килә.
Рузил Дәүләтшинның бу юнәлештә зур максатлар куюын да билгелисе килә. Экспонатлар тематикасын тулыландырып, иң тәүдә район музеенда электр җиһазлары күргәзмәсен оештырырга ниятли ул. Әйткәндәй, “Баш­э­нерго” җәмгыятендә Бүздәк коллекционерының тырышлыгы яхшы билгеле, аның бу өлкәдәге казанышларын республика дәрәҗәсенә чыгару күздә тотыла.
Төп эше белән генә чикләнмичә, һөнәри бурычларына бәйле, Рузил Дәүләтшин киң җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара. Яшь буынга һөнәри юнәлеш бирү максатында, район мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар оештыра, РЭСта хезмәт объектлары буенча экскурсияләр үткәрә. Мондый чараларда электр куллануда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүгә дә зур игътибар бирелә. Ә инде электр исәпләү приборлары турында сүз чыкса, энтузиаст Рузил Рәүф улы алар турында сәгатьләр буена сөйли ала. Менә шул рәвешле, хезмәт юлында сайлаган һөнәренең остасы, максатчан энергетик киләчәк буыннарга калдыру өчен район электр челтәрләренең тарихын яза.

Фәнүр Гыйльманов.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас