Әлеге үзенчәлекле берничә катлы бинаны “Барлык диннәр гыйбадәтханәсе” дип тә, “Галәм гыйбадәтханәсе” дип тә, “Халыкара рухи бердәмлек мәдәни үзәге” дип тә атыйлар. Туристлардан, килгән кешеләрдән җыелган акча — барысы да шушы бинаның төзелешенә китә. Гыйбадәтханә бары тик иганә акчасына төзелгән.
Гыйбадәтханәнең җитәкчесе һәм төзүчесе — танылган рәссам, архитектор һәм скульптор Илдар Ханов. Ул аңа 1992 елда нигез сала, төзелеш эшләре 1994 елда башлана, 19 ел дәвам итә. 2013 елда Илдар Ханов вафат булгач, гыйбадәтханәне төзү эшләре туктатыла. 2017 елда анда янгын чыгып, күп кенә кул эшләре, бүлмәләр, гөмбәзләр янып бетә. Әлеге бинага дәгъва итүчеләр дә бик күп була, ләкин соңыннан алар үзара килешеп, эшне дәвам итә.
Хәзерге көндә бинаны төзекләндерү эше белән Илдар Хановның бертуган энесе Илгиз Ханов шөгыльләнә. “Аллаһ — бер. Аллаһ бөтен җирдә дә Аллаһ”, — ди хуҗа гыйбадәтханәнең идеясе турында.
Гыйбадәтханәдә төрле диннәр залларыннан тыш, сәнгатькә багышланганнары да бар, остаханәләр эшли.