+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 ноябрь 2025, 04:35

Кызлар, төнлә йөрмәгез...

Югыйсә, машинадан егылып төшүегез дә бар

Кызлар, төнлә йөрмәгез...Кызлар, төнлә йөрмәгез...
Кызлар, төнлә йөрмәгез...
Октябрьский шәһәрендә 16 ноябрь төнендә 19 яшьлек кыз белән бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Кафе янында ул 21 яшьлек егет һәм “ВАЗ-2106” руле артындагы 19 яшьлек аның дусты белән танышкан. Алар икенче күңел ачу урынына юлланган, анда күпмедер вакыт үткәргәч, танышларын ияртеп беренче кафе янына әйләнеп кайтканнар.

“Килеп туктагач, барысы да машинадан чыккан, ә водитель артында утырган исерек кыз йоклап киткән булган. 19 яшьлек егет үзенең 21 яшьлек дустыннан машинаны икенче урынга күчереп куюын сораган. Водитель кузгалып киткән, кинәт борылудан салондагы кыз машинадан юлга егылып төшкән. Егет моны хәтта сизмәгән, чөнки кызның машинада калуын белмәгән, ул аны барысы белән бергә төшкән дип уйлаган, көчле музыка аркасында берни ишетмәгән”, – дип яза бу хакта “Башинформ” агентлыгы.
Күп тә үтми ул машинасында кире шул урынга әйләнеп килгән, чөнки кыз белән бергә аның телефоны да төшеп калган. Бу вакытка танышлары кызны җирдән торгызып алып киткән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу хакта сорашкач, машинадан төшеп калган кыз барысын да раслаган, аның беркемгә карата да дәгъвасы юк.
Ә менә социаль челтәрләрдә бу хәлнең икенче версиясе таралды. Имеш, чит ил кешеләре балигъ булмаган кызны төнге клуб яныннан урлап киткән дә, аны наркотиклар кулланырга мәҗбүр иткәннәр, соңыннан машинадан ташлап калдырганнар. Хокук саклау органнары мәгълүматы буенча, бу имеш-мимешләр дөрескә туры килми.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас