

20 ноябрьдә 20:00 сәгатьтә Уфа районында «Урал» М-5 трассасының беренче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. "Киа Карнивал" автомобиленең 45 яшьлек водителе кешене бәрдергән. Җәяүле авария урынында ук һәлак булган.
ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе җәяүленең кагыйдә бозуы булган: ул юлны тиешсез урында кичкән.
Инспекторлар җәяүлеләрне үз гомерләрен куркыныч астына куймас өчен юлны рөхсәт ителгән урыннарда гына - билгеләр буенча һәм светофорның яшел сигналына гына чыгарга киңәш итә. Машина юлына чыгар алдыннан, һичшиксез, як-ягыгызга карагыз һәм машиналарның чыннан да туктаганлыгына һәм сезне үткәрүенә инаныгыз.
Фото: ЮХХДИ